Барлыгы 874 транспорт берәмлеге тикшерелде.
Фото: Транспорт комитеты
Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода шәхси саклану чаралары булуны Казан транспорт комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» МКУның контроль-ревизор хезмәте тикшерде.
Барлыгы 874 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде. Рейд нәтиҗәсендә тикшерүчеләр битлексез 136 пассажирны ачыклаган. Шуларның 132-се кисәтүдән соң шундук шәхси саклану чараларын кигән. Тагын дүрт пассажирга Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре беркетмә төзегән.
Җәмәгать транспортында рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр итте транспорт комитеты.