Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2020, 16:31

Йөзү буенча Россия чемпионаты Казанда узачак

Татарстан җыелма командасы составында 32 спортчы чыгыш ясаячак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). 25-нче октябрьдән 30-нче октябрьгә кадәр Спортның су төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак.

Бу елның төп милли стартында катнашу өчен 50 метрлы бассейн юлларына Россиянең 700-дән артык иң көчле йөзүчесе чыгачак, шулар арасында – Антон Чупков, Владислав Гринев, Андрей Минаков, Олег Костин һәм башкалар. Татарстан җыелма командасы составында 32 спортчы чыгыш ясаячак.

Йөзү буенча Россия чемпионаты 2021 елда Токиода узачак Олимпия уеннарында катнашу өчен нормативларны үтәү өчен квалификация ярышы булып тора.

Чемпионат кысаларында шулай ук «Батырлык йөзүе» узачак, анда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашачак.

Ярышларны ачу тантанасы 25-нче октябрьдә 17.45 сәгатьтә булачак. Беренчел йөзү ярышлары 9.00 сәгатьтә, ярымфинал һәм финал ярышлары 18.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр ителә ТР Спорт министрлыгы сайтында.

Россия чемпионатының финал һәм ярымфинал йөзү ярышлары Бөтенроссия йөзү федерациясенең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.

 

Барлык яңалыклар