Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2022, 17:52

Илсур Метшин «Озын тәнәфес» шәһәр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде

Беренче урынны һәм 1 млн сумлык сертификатны Казанның Яңа Савин районының 170 нче номерлы мәктәбе алды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче май, Дмитрий Никитин). Бүген Казанда «Озын тәнәфес» гомуми белем бирү учреждениеләренең шәһәр фестивале гала-концерт белән тәмамланды. «Чулпан» мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсендә мәктәп, район һәм шәһәр этапларын узган вокалчылар һәм биючеләр чыгыш ясады. Конкурста беренче урынны Яңа Савин районының 170 нче номерлы мәктәбе яулады. Конкурсның финалына чыгу өчен 48 мәктәптән 1-11 сыйныфлардан 4 меңнән артык укучы көч сынашты. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

«Озын тәнәфес» ел саен кызыклы һәм амбициоз катнашучыларны җәлеп итә һәм безгә балалар иҗат бәйрәме бүләк итә», – дип билгеләде Мэр. Ул искәрткәнчә, конкурс Татарстан башкаласы талантларын бер сәхнәдә инде 12 нче тапкыр җыя. «Фестиваль үсеп килүче буынга үз сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, яңа дуслар табарга, сәхнәдә булачак коллегалары белән аралашырга да мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шундый проектлар ярдәмендә бүгенге укучы тормышта төп юлын таба һәм киләчәген билгели ала», - диде И.Метшин.

Шәһәр башлыгы конкурста катнашучыларга һәм аларның остазларына рәхмәт белдерде. «Балаларның уңышлы чыгыш ясавында укытучыларның һәм мәктәп директорларының өлеше бәяләп бетергесез, үз эшләренең профессионаллары укучыларның сәләтен үстерү өчен зур көч куялар. Сезнең ярдәм белән без әлеге фестивальдә елдан-ел матур итеп башкарылган номерлар күрәбез. Тамашачыларны сөендерергә омтылуыгыз сезне алга таба да яңа үрләр яулауга рухландырсын», - дип ассызыклады Мэр.

Туган якның мәдәни мирасы быелгы фестивальнең темасы булды. Конкурс жюрие музыка, бию һәм театр юнәлешләрендә, шулай ук оригиналь жанрда иң яхшы чыгыш ясаучыларны ачыклады. Казанның Яңа Савин районының 170 нче номерлы мәктәбе җиңүче булды һәм 1 млн сум күләмендәге төп призны алды.

170 нче номерлы мәктәп директоры Марина Дергунова сөйләвенчә, коллективларының мондый фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе зур. Быел мәктәп матур иҗади программа әзерләгән һәм мактау баскычына менү максатын куйган. «Бүген мәктәбебезнең һәр укучысы һәм педагогы өчен зур бәйрәм. Мондый мөһим бәйгедә җиңү – безнең зур тату коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әлеге мизгелләр укучыларны һәм педагогларны яңа үрләргә ирешергә этәрә», - дип ассызыклады ул.

Укучылар үзләре әйтүенчә, чыгыш ясауга алар фестивальгә кадәр үк әзерләнә башлаган. «Дәресләрдән соң һәр көнне диярлек репетиция ясадык, – дип сөйләде 170 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Иван Галанин. - Режиссерыбыз һәм тырыш хезмәтебез нәтиҗәсендә безне лаеклы җиңүгә китергән иҗади идеяләрне тормышка ашыра алдык».

Фестивальдә икенче урынны Казанның Совет районындагы 108 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе яулады, ул 500 мең сум күләмендә приз алды. Өченче урынны Мәскәү районының 2 нче гимназиясе һәм Яңа Савин районының 179 нчы номерлы гимназиясе бүлеште – һәр уку йорты 300 әр мең сум акча алды.

Фестивальне оештыручылар фестивальдә катнашучыларның барысын да истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр, ә уку йортларына 50 мең сум акча бирелде. Моннан тыш, иң актив катнашучыларга Казан яшь тамашачы театрыннан махсус бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, шулай ук Казанның район администрацияләре башлыклары катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры «Озын тәнәфес» шәһәр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде, 13.05.2022
Видеорепортаж
13.05.2022 17:20
Барлык яңалыклар