Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2020, 13:27

Казанның тагын 21 кешесендә коронавирус ачыкланган

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 36 яңа очрагы теркәлгән. 15 авыручы хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.

Коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча республика оператив штаб утырышында билгеләп үтүләренчә, авыручылар арасында 3 балигъ булмаган бала бар, 5 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 10 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 9 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.

21 кеше - Казанда, 6-сы – Яшел Үзәндә, 4 кеше - Питрәч районында, 3 кеше – Түбән Кама районында, 2 кеше – Саба районында һәм берәр авыру  Әлмәт һәм Баулы районыннарында яши.

5-нче июль мәгълүматлары буенча, Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4749 очрагы теркәлгән, 3589 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 42-се - соңгы тәүлектә. 1142 кеше әле дә дәвалану уза.

Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 6736 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә барлыгы 681 мең 251 кеше авырган. 450 мең 750 кеше савыккан, 10161 кеше үлгән.


Барлык яңалыклар