Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2020, 13:13

Казанда «Салават күпере» микрорайонында Россиядә беренче спорт балалар бакчасы ачылачак

Быел Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында 1320 урынлык биш яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, шуларның яртысы 3 яшькә кадәрге балалар өчен.


(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Быел Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында 1320 урынлык биш яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, хәзерге вакытта объектлар файдалануга тапшырыла. Барлык яңа урыннарның яртысы өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган. Шул рәвешле, шәһәрнең бу районнарында балалар бакчаларына чират 2,5 мең балага кимиячәк. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин хәбәр итте.

Илсур Хисмәтуллин хәбәр иткәнчә, һәр балалар бакчасының уникаль исеме, шәхси юнәлеше бар һәм һәрберсе эшләнгән концепциясе белән аерылып тора. Мәсәлән, «Салават күпере» микрорайонында Россиядә беренче булып «ГТО» спорт балалар бакчасы ачылачак, анда өстәмә дәресләр һәм урамда урнашкан спорт мәйданчыгы булачак.

Районнарда мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясау дәвам итә. Шулай итеп, 120 урынга исәпләнгән 417-нче номерлы балалар бакчасында һәм 180 урынлык 279-нчы номерлы балалар бакчасында эшләр тәмамланып килә. Биредә шулай ук нәни балалар өчен 20 урынлык өстәмә төркем ачу планлаштырыла.

Мәктәпләргә килгәндә, аларга барыннан да бигрәк «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр мохтаҗ. «2018 елда төзелгән, проект куәте 1224 урынлык булган уку йортында бүгенге көнгә 2200 бала һәм яшүсмер белем ала. Аларның дәресләре ике сменада уза. Хәзерге вакытта микрорайонда икенче мәктәп төзелә, белгечләр отделка эшләренә керештеләр инде», - дип сөйләде И.Хисмәтуллин.

Шулай ук 4-нче номерлы гимназия-интернатта да ремонт эшләре бара, анда 320 кыз белем ала. Аларның 162-се анда даими яши.

«Төзелеш һәм ремонт бина периметры белән тәмамланмый. Быел дүрт мәктәп һәм ике балалар бакчасы территорияләре төзекләндерелде. Үзгәртеп коруларның барлык проектлары педагоглар, укучылар, ата-аналар һәм архитекторлар белән фикер алышу процессында формалашкан. Бу барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алырга мөмкинлек бирде: башлангыч мәктәп һәм өлкән сыйныф укучыларының мәнфәгатьләрен берләштерергә, архитектур чишелешләр аша һәр мәктәпнең тарихи һәм географик үзенчәлекләрен ассызыкларга, киңлекне белем бирү процессы файдасына эшләячәк функционал белән тулыландырырга мөмкинлек бирде», - дип аңлатты спикер.

Мисалга ул Гагарин урамындагы 75-нче номерлы гимназияне китерде. Капиталь ремонттан соң ул «Йолдызлы шәһәрчек» концепциясе белән заманча иҗтимагый киңлеккә әйләнде. Биредә спорт белән шөгыльләнү һәм танып белү ялы өчен зоналар бар, ә төзекләндерелгән ландшафт гади мәктәп ишегалдын уңайлы, куркынычсыз үсеш тирәлегенә әйләндергән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.09.2020
Видеорепортаж
07.09.2020 13:10
Барлык яңалыклар