Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2022, 12:31

Казанның Җәмигъ мәчете өчен җир кишәрлеген мәдәни билгеләнештәге объектлар төзү зонасына күчерделәр

Мондый карарны Казан шәһәр Думасының XIV сессиясендә депутатлар кабул итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче май). Берьяклы Гривка урамы буенча Казанның Җәмигъ мәчетен төзү планлаштырыла торган җир кишәрлеге рекреацион зонадан мәдәни билгеләнештәге объектларны урнаштыру зонасына күчерелде. Шәһәр төзелешен зоналаштыру картасына үзгәрешләр кертү турындагы карарны Казан шәһәр Думасының XIV сессиясендә депутатлар кабул итте. Утырыш Башкарма комитетта шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
 

Шәһәр Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, булачак мәчет региональ әһәмияткә ия объект булачак, һәм җир кишәрлегенең территориаль статусын үзгәртү инициаторы булып ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тора. 28 нче апрельдән 10 көн дәвамында әлеге мәсьәлә буенча ачык консультацияләр үткәрелде.

Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң як ярында урнашачак. Мәчет ким дигәндә 10 мең кешене сыйдыра алачак. Депутатларның сорауларына җавап биреп, А.Лобов хәзер Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләү буенча халыкара конкурс узуын искә төшерде. Конкурсантлар булачак мәчетнең эскизларын гына түгел, якын-тирә территорияне төзекләндерүне дә тәкъдим итәргә тиеш.

Җәмигъ мәчете Кремль һәм Киров дамбалары арасында урнашкан «Манзара» паркы белән янәшә булачак.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 20 нче майда булачак Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салыначак, ә көзен төзелеш эшләренә керешү планлаштырыла.

Фоторепортаж
Башкарма комитетта Казан шәһәр Думасының XIV сессиясе узды
Видеорепортаж
13.05.2022 12:10
Барлык яңалыклар