Татарстан башкаласында акцияне уздыруның төп ноктасы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булды, анда 300ләп урын каралды. Монда ук ТР Милли музее һәм Татар әдәбияты тарихы музее тарафыннан оештырылган Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә була. Калган урыннар белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Узган ел акция 31 илдә узды, 5 меңнән артык мәйданчыкны колачлады. Онлайн диктантны 31 меңгә якын кеше язган, миллионнан артыгы көндезге форматта катнашкан. Акция Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, КФУ һәм башкалар тарафыннан оештырылган.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.