Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2020, 15:17

Илсур Метшин һәм Петр Колтыпин Порт урамындагы территорияне комплекслы үстерү концепциясе турында фикер алыштылар

Яклар агымдагы партнерлык нәтиҗәләре һәм алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан Ратушасында «Сбербанк» гавәми акционерлык җәмгыятенең Идел-Нократ банкы вице-президенты, рәисе Петр Колтыпин белән очрашты. Яклар агымдагы партнерлык нәтиҗәләре һәм алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Порт урамындагы территорияне комплекслы үстерү концепциясен эшләү иң өстенлекле юнәлешләр исемлегенә керде.

Фикер алышуда Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, проектның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм «Сбербанк» гавәми акционерлык җәмгыятенең «Татарстан банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашты.

Илсур Метшин искә төшергәнчә, элек сәнәгать зонасы булган 247 гектар мәйданлы территориядә комплекслы төзекләндерү үткәрү планлаштырыла. «Инвесторлар һәм милекчеләр, архитекторлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре белән бергә без Идел ярларын Порт урамы районында үзгәртергә планлаштырабыз, – диде Мэр. – Бу территория яр буйлары һәм яңа җәмәгать киңлекләре булган иң матур районга әверелергә мөмкин. Ул туристларны гына җәлеп итеп калмаячак, икътисадый үсешкә яңа сулыш бирәчәк».

Саклык банкы шәһәрнең өстенлекле проектларын гамәлгә ашыруда катнашырга әзер, дип билгеләде Петр Колтыпин. «Казанда банк ярдәмендә әһәмиятле инвестиция һәм социаль проектлар гамәлгә ашырыла, – диде ул. – Без киләчәктә дә төрле юнәлешләрдә уңышлы хезмәттәшлек итәргә әзер».

Исегезгә төшерәбез, август башында Казанда беренче тапкыр Порт урамы районында территорияне комплекслы үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Бөтен яр буе зонасы буйлап әлеге урынның тарихын хәтерләтүче артефактлар белән 20 метр киңлектәге һәм 9 чакрым озынлыктагы өзеклексез төзекләндерелгән яр буен булдыру планлаштырыла. Биредә аз үлчәмле суднолар өчен чын тукталыш урыны да барлыкка киләчәк. Территориянең җәяүлеләр һәм транспорт белән бәйләнешен арттыру өчен проект тарафыннан 5 чакрымга якын яңа юллар төзү һәм гамәлдәге 9 чакрымнан артык юлны заманча транспорт, велосипед һәм җәяүлеләр өчен шәһәр элемтәләре булган юлларга модернизацияләү каралган.
Барлык яңалыклар