В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 15 нче майда елның масштаблы чараларының берсе – «Яшәсен гаилә» тантанасы узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина сүзләренә караганда, чара Халыкара гаилә көнендә узачак. Тантана үзе дүрт блоктан торачак, алар озак еллар бергә гомер иткән парларга, гаилә династияләренә, күп балалы һәм яшь гаиләләргә багышланачак.
«Мультимедия технологияләре аша тамашачыларга әлеге парлар, аларның танышу һәм гаилә кору тарихлары, гаиләдәге кыйммәтләр һәм традицияләр, шулай ук бәхетле пар булып яшәүләренең серләре турында сөйләячәкләр. Барлык парлар да зур шоуда катнашачак һәм ил йолдызлары белән бергә сәхнәгә чыгачак», – диде спикер һәм барлык теләүчеләрне парадта катнашырга чакырды.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Казанда 11 мең 743 пар өйләнешкән, ә аерылышулар саны 5,3% ка – 5005 очракка кадәр кимегән. Шул ук вакытта ТР башкаласы Идел буе федераль округының миллион халык яшәгән шәһәрләре арасында өйләнешүләр һәм аерылышулар нисбәте буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия. Казан биш ел дәвамында үз позициясен саклый.
Юлия Летникова