В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә
Бу атнада төнге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән томан көтелә. Бу көндез һәм төнлә температураның аермасы зур булуга бәйле, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Төнлә температура +13..+15 градус булачак. Көндез синоптиклар җилнең тизлеге урыны белән секундына 9 метрга кадәр җитәчәк һәм һава температурасы +25..+27 градуска кадәр җылыначак дип вәгъдә итә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 11 һәм 12 сентябрьдә, Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнге температура +10..+17 градус тирәсе, көндез – +23.. +28 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.
Республикада 13 һәм 14 сентябрьдә антициклональ һава торышы сакланачак. Явым-төшем ихтималы зур булмаячак. Көндез температура +20..+26 градус булачак.