Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2024, 14:53

Киләсе атнада синоптиклар Татарстанда аз болытлы җылы һава торышы фаразлыйлар

Иртәгә Казанда һава +26 градуска кадәр җылыначак

Ялларда республикада уртача-җылы һава торышы фаразлана. Һаваның максималь температурасы +27 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

Иртәгә төнлә Казанда явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә, томан булырга мөмкин. Көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава фаразлана, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил – көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 6 – 11 м/с ка кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+12 градус булачак. Көндез термометр баганалары +24..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә көнне, 24 августта, Татарстанда төнлә явым-төшемсез тыныч һава көтелә. Һаваның минималь температурасы +8..+13 градус. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булыр. Көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин. Һава +22..+27  градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе көнне, 25 августта, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +8..+13 градус, көндез термометр баганалары +22..+27  градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, киләсе атна башында республикада аз болытлы җылы һава көтелә. Явым-төшемнең ихтималы зур түгел. Көндезге сәгатьләрдә температура +25..+28 градуска якын булыр дип фаразлана, ә уртача температура 4-5 градуска нормадан артып китәчәк.

Барлык яңалыклар