В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда һава +26 градуска кадәр җылыначак
Ялларда республикада уртача-җылы һава торышы фаразлана. Һаваның максималь температурасы +27 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Иртәгә төнлә Казанда явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә, томан булырга мөмкин. Көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава фаразлана, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил – көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 6 – 11 м/с ка кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+12 градус булачак. Көндез термометр баганалары +24..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә көнне, 24 августта, Татарстанда төнлә явым-төшемсез тыныч һава көтелә. Һаваның минималь температурасы +8..+13 градус. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булыр. Көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин. Һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе көнне, 25 августта, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +8..+13 градус, көндез термометр баганалары +22..+27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, киләсе атна башында республикада аз болытлы җылы һава көтелә. Явым-төшемнең ихтималы зур түгел. Көндезге сәгатьләрдә температура +25..+28 градуска якын булыр дип фаразлана, ә уртача температура 4-5 градуска нормадан артып китәчәк.