В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы «Көчекләр патруле» приютыннан үзенә ошаган хайванны өенә алып кайтып китәчәк
Шимбә көнне Горки-Әмәт урманында чираттагы «Дуслык тәпие» хәйрия акциясе уздырыла. Шәһәр халкы мәйданчыкта «Көчекләр патруле» приютында яши торган этләр белән танышачак. Казан халкының үзенә ошаган этне өенә алып кайту мөмкинлеге булачак.
Чара кысаларында кинологлар лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрәчәк, мобиль пунктларда шәһәр халкы үзләренең йорт хайваннарын теркәтә алачак. Хәйрия акциясе төрле уеннардан, бәйгеләрдән торган күңел ачу чаралары белән үрелеп барачак.
Чара сәгать 11:00 дә этләрне йөртү мәйданчыгында башлана һәм сәгать 15:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Акция бушлай оештырыла, приюттан эт алырга теләге булган затларга, йорт хайванын рәсмиләштерү өчен, паспорт алып килергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелә.
Алдарак сентябрьдә Казанның алты иҗтимагый киңлегендә этләр өчен бушлай дәресләр уздырылуы турында хәбәр ителгән иде. Әлеге чара кысаларында шәһәр халкы этләрен бию, сикерү, борылмалы хәрәкәтләр ясау кебек төрле күнекмәләргә өйрәтә алачак.