В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләү тантанасы Ратушада узды
Марат Мөгыйнов фотосы
Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен РФ Президенты указы нигезендә кече сержант Ранил Зиннәтуллин II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә күрсәткән зур хезмәтләре өчен Казан илкүләм тикшеренү технология университетының документлар белгече Наилә Гафуровага, «Технологии Холода» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең монтажлау төркеме җитәкчесе Ленар Гафуровка «Ата-ана даны» ордены медале тапшырылды.
Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм оборона сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Марат Сәмитов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы рәисе указы нигезендә Казан шәһәренең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Хокук идарәсе башлыгы Виктор Яковлевка «Дуслык» ордены тапшырылды.
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы казанышлары өчен биш бала анасы, Казан политехника көллияте укытучысы Светлана Хидирова «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде.
РФ Президенты боерыгы нигезендә ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдиновка Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды.
Иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашуы өчен Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рәфыйковага Россия Федерациясе Президентының рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасы рәисе указы нигезендә республикада физик тәрбияне һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Ракета «физик тәрбия-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Николай Крылов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе токаре Владимир Смирновка «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды.
Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең неврология бүлекчәсе табиб-неврологы Альбина Сафиуллинага «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә өлеш кертүе өчен «Горводзеленхоз» су һәм агачлар-үсемлекләр утырту хуҗалыгы буенча шәһәр производство трестының участок башлыгы Әсхәт Кәримовка «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафинга «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Республиканың тимер юл транспортын үстерүгә өлеш кертүе өчен «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Казан мотор-вагон депосының локомотив бригадалары машинисты, инструктор Игорь Мочкаринга «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә өлеш кертүе өчен «Казметрострой» акционерлык җәмгыятенең техник бүлеге башлыгы Владимир Стекольщиков «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Казан шәһәренең Яңа Савин районында инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 9 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Кочневага һәм Казан шәһәре Совет районының катнаш төрдәге 398 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Светлана Морозовага «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.