В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акчалар ил һәм республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Мәсәлән, 49 нчы һәм 130 нчы мәктәпләр, 2 нче лицей-интернат һәм 57 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе биналары яңартылачак. Капиталь ремонт тагын ике 8 нче урта мәктәп бинасында башкарылачак: Идел буе һәм Фурманов урамнары буенча.
Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 836 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Шул ук суммага республика районнарында өч белем бирү учреждениесен яңарту да керә. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Эшләр 2024 елның 1 нче декабренә кадәр тәмамланырга тиеш. Заказчы булып Татарстанның Главинвестстрой оешмасы тора.