В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Психологик ярдәмгә мохтаҗ казанлылар ышаныч телефоннарына мөрәҗәгать итә ала
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Хәзер күпләр үзләре, якыннары өчен курку һәм борчылу хисе кичерә. Психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен шәһәрдә кайнар линияләр эшли. Белгечләр барлык шалтыратучыларны тыңларга әзер.
Өлкәннәр түбәндәге ышаныч телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)277-00-00. Балалардан, яшүсмерләрдән һәм аларның ата-аналарыннан шалтыратулар балалар ышаныч телефоннары аша кабул ителә: +7(800)200-01-22, +7(843)571-35-71.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия төбәкләрендәге телебашняларда терактта һәлак булганнар истәлегенә яктырту кабызылачак. Аларда Россия флагы төсләре һәм шәм трансляцияләнәчәк. Моннан тыш, фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә Татарстанда массакүләм күңел ачу чаралары гамәлдән чыгарылды.
ТР башкаласы мэры Илсур Метшин вакыйга корбаннарының гаиләләренә һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Казанлыларга төрле фаҗигале вакыйгаларда якын кешеләрне югалту ачысы таныш», – диде ул.