В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
С.Хәким, Кремль, Ш.Мәрҗани һәм башка урамнар ябылачак
Фото: Денис Гордийко
Шулай итеп, түбәндәге юл участоклары ябылачак:
24 нче августта 16:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр С.Хәким урамында (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр);
25 нче августның 13:00 сәгатеннән төн уртасына кадәр Кремль урамы буенча (Чернышевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр, Ивановский авышлыгын да кертеп);
25 нче августның 22:00 сәгатеннән 26 нчы августның 23:00 сәгатенә кадәр Ш.Мәрҗани урамында (4 нче йорттан 22 нче йортка кадәр);
26 нчы августта 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы буенча (Лобачевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр, Ивановский авышлыгын да кертеп). Шул ук көнне хәрәкәт Кремль урамы буенча 8:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр (Чернышевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр, Ивановский авышлыгын да кертеп) һәм 9:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр С.Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр) чикләнәчәк;
28 нче августның 20:00 сәгатеннән 31 нче августның 11:00 сәгатенә кадәр Ш.Мәрҗани (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), К.Насыйри (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), З.Солтан (Г.Тукай урамыннан К.Насыйри урамына кадәр) урамнары буенча;
30 нчы августның 7:00 сәгатеннән 31 нче августның 18:00 сәгатенә кадәр (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) Батурин урамы буенча ике юнәлештә дә, Большая Красная урамыннан Кремль яр буена кадәр, Батурин урамында Меңьеллык мәйданыннан төшү юлында.
Шулай ук ихтыяҗ булса хәрәкәт түбәндәге участокларда чикләнәчәк:
24 нче августның 00:00 сәгатеннән 30 нчы августның 00:00 сәгатенә кадәр С.Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр). «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасы да ябылачак;
24 нче августның 7:00 сәгатеннән 31 нче августның 18:00 сәгатенә кадәр Кремль урамы буенча (Чернышевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр), шул исәптән Ивановский авышлыгы Профсоюз урамына кадәр;
27 нче августның 23:00 сәгатеннән 28 нче августның 5:00 сәгатенә кадәр (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) Меңьеллык мәйданы буенча (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр);
28 нче августның 23:00 сәгатеннән 29 нчы августның 5:00 сәгатенә кадәр (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) Меңьеллык мәйданы буенча (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр);
29 нчы августның 21:00 сәгатеннән 31 нче августның 5:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр), Сул як Болак урамы (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Уң як Болак урамы (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Уң як Болак урамына кадәр), Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр), Бауман урамы буенча (Профсоюз урамыннан Кремль яр буена кадәр), 1 нче Май мәйданыннан Бауман урамына кадәр һәм Цирк белән стадион арасындагы юл өстендә;
31 нче августның 23:00 сәгатеннән 1 нче сентябрьнең 5:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы буенча (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр).