В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Корабларны Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзегәннәр
Фото: Марат Мөгыйнов
Суднолар А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында җитештерелгән. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың транспорт комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен предприятие коллективына ТР Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
«Транспорт белән тәэмин итү – тормыш сыйфатының бер өлеше. Без пассажирлар йөртү өлкәсендә күп нәрсә эшли алдык – бу яңа автобуслар, электр транспорты. Су транспорты өлкәсендә без булган корабларда эшләдек. Бүген ике судноны тапшырабыз, һәм бер айдан соң тагын бер судно әзер булачак. Минемчә, эш системалы рәвештә башкарылачак һәм без хәрәкәт составын тулысынча яңартачакбыз», – диде Миңнеханов.
Бүген илебез суднолар төзү технологияләренең югары дәрәҗәсен күздә тоткан яңа проектларга мохтаҗ, дип ассызыклады «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих. Ул искә төшергәнчә, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында сыекландырылган табигый газ белән беренче пассажир пароходы җитештерелгән.
«Татарстан белән Дәүләт транспорт лизинг компаниясе арасындагы хезмәттәшлекнең тарихы бик озын. Без әлеге хезмәттәшлек быел Россия Федерациясе Хөкүмәтендә расланган һәм төрле максатлардагы 260 тан артык граждан судносы төзүне күздә тоткан Ватан суднолар төзелешен үстерү программасын тормышка ашырырга мөмкинлек бирер дип ышанабыз», – дип билгеләп үтте Дитрих.
ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тантанада Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев та катнашкан. Ул 66 ел элек гаиләнең Казан причалында беренче завод «Метеоры» капитаны булган әтисен рейстан көтүен сөйләде.