В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Донор булырга теләүче шәһәрлеләрне 1 нче һәм 2 нче февральдә көтеп калачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Кан тапшыру 8:00 дән 12:00 гә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча үткәреләчәк. Акция онкопациентларга ярдәм итү буенча «Мы вместе – Без бергә» төбәкара автоном коммерцияле булмаган оешма катнашында узачак, дип хәбәр итә Республика кан үзәге матбугат хезмәте.
Процедурага ничек әзерләнергә һәм мөмкин булган каршылыкларны сылтама буенча белергә була.
Исегезгә төшерәбез, акциянең инициаторы – Алла Протас, аның ире паллиатив пациент булган. Әлеге чара аның истәлегенә һәм кан доноры ярдәм иткән һәм аңа хәзер мохтаҗ булган кешеләр өчен оештырыла.