В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм чарасында катнашучылар өчен призлар әзерләделәр
Бөтендөнья скейтбординг көнен Казанда 21 июньдә билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм кунаклары шәһәрнең иң матур урыннарында йөреп килә ала – маршрут «УРАМ» экстрим-паркында башлана.
Программага скейтбордта трюклар буенча ярышлар керде. Катнашучылар cash for tricks, best trick ны чирәмле гэп, cringeslide, best trick ны баскычлар һәм периль буенча, beer for grind аша осталыкларын күрсәтәчәк. Катнашучыларны бүләкләр көтә.
Чара 16:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – «УРАМ» экстрим-паркы. Шәһәр клубларының берсендә бәйрәм кичәсе белән тәмамланачак, нечкәлекләрне сылтама буенча белергә мөмкин, дип хәбәр итте оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, 29 июньдә «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Аның хедлайнеры SEREBRO төркеменең элеккеге катнашучысы Ольга Серябкина булачак. 10:00 нан фестивальдә сигез тематик мәйданчык эшләячәк, ә кич 22:00 дә бәйрәм концерты белән тәмамланачак.