В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19-25 февральләрдә ашыгы ярдәм хезмәтенә 8791 чакыру килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 19-нчы февральдән 25-нче февральгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8791 чакыру килгән, 1186 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 7069 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 59 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 197 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 92 чакыру килгән.
1023 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 32 тапкыр чакыртылганнар, аларда 31 кеше зыян күргән, 16 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 21 тапкыр чакыртылган, биредә 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.