Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2019, 11:37

13 октябрьдә казанлылар икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра алачак

Экологик акция шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә үткәрелә.


(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 13-нче октябрьдә Казанда кием-салым һәм икенчел чималны эшкәртүгә тапшыру узачак. Казанлылар кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чималны кабул итү мобиль пунктына тапшыра ала. Экологик акция шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә үткәрелә.

Активистлар макулатура, «1», «2», «4» тамгасы салынган пластик шешәләр, «5» тамгалы пластик контейнерлар һәм башка эшләнмәләр, «1», «2», «4», «5», «6», «7» тамгасы белән йомшак пластик, пыяла, алюминий һәм калай банкалары, «тетра пак», «дой пак» төргәкләре; cd-дисклар һәм тартмалар, пластик карталар, теш щеткалары, касса тасмасы савытлары, кием-салым, аяк киеме, сумкалар, эшкәртү өчен пластик уенчыклар, ноутбуклардан аккумуляторлар, вак техника; «Велодобро» проекты өчен капрон көпчәкләр, тукымалар, зонтиклар, экосумкалар, «Тылсымлы капкачлар» акциясе өчен шешә капкачлары кабул итәчәкләр. «Песи һәм Эт» приюты өчен аерым ризык, мискалар, юрганнар кабул итәчәк.

Акциягә кушылырга теләүчеләрне икенчел чималны әзерләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнергә, шулай ук эшкәртүгә нәрсә тапшырырга мөмкин, нәрсәне ярамый икәнлеген карарга чакыралар.

Акция 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Оренбург тракты, 174, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык вакыйгалар