В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләр авторлык баганалары алып бару хокукы алачак
Иҗтимагый файдалы контент авторларының якынлашып килүче юбилей датасына багышланган «Җиңү! 80 ел» бөтенроссия конкурсы старт алды. Россиянең балигъ булган кешеләрен катнашырга чакыралар.
Конкурсантларга атнага бер тапкыр, 2024 елның 15 декабренә кадәр, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә Бөек Ватан сугышына багышланган патриотик һәм мәгърифәтчелек тематикасы буенча авторлык постларын урнаштырырга кирәк. Бер басмада өч төрдәге 10 га кадәр кушымта булырга мөмкин: фотосурәтләр яки рәсемнәр, шул исәптән сурәт рәвешендәге текстлар, видео- яки аудиофайллар.
Катнашу шәхси, бары тик бер аккаунттан гына. Оешмалардан, шулай ук авторлар коллективларыннан постлар кую рөхсәт ителми.
Җиңүчеләрне тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәкләр. «Яхшылык җиңүе!» порталында авторлык баганаларын алып бару хокукы алачак 10 кеше сайланачак. Шулай ук барлык конкурсантларны бөтенроссия дәрәҗәсендәге сертификатлар белән бүләкләячәкләр.
Катнашу һәм тавыш бирү тәртибе белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Барлык сораулар буенча түбәндәге электрон адреска мөрәҗәгать итәргә кирәк: blago-konkurs@mail.ru.