Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2023, 15:03

Казанда клоун-концертлар: бару өчен биш сәбәп

Бу атнада артистлар ике мәйданчыкта чыгыш ясаячак

Фото: vk.com/kazancircus

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче май). Бу атнада Казанда өч бушлай клоун-концерт узачак. Шәһәр мәйданчыкларында Россия актерлары, оригиналь жанр артистлары һәм клоуннар чыгыш ясаячак. Алар кешеләрне көлдерү осталыгын күрсәтәчәкләр.

Сишәмбе, 23 нче майда, 18:00 сәгатьтә һәм 24 нче майда 19:00 сәгатьтә концертлар Кремль яр буенда узачак. Пәнҗешәмбе, 25 нче майда, артистлар Б.Рәмиев исемендәге IT-парк ишегалдында чыгыш ясаячак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чара 15:00 сәгатьтә башлана.

Казан циркы командасы клоун-концертка бару өчен 5 сәбәпне җиткерә:

- илнең иң яхшы клоуннары белән танышырга һәм бер сәгать эчендә төрле номерларны күрергә мөмкин – тамаша вакытында цирк аренасында бер клоун эшли, концертта – тулы бер команда;

- клоуннар белән күңелле фотолар ясау мөмкинлеге булачак;

- тамаша балаларны да, өлкәннәрне дә сөендерәчәк;

- клоун-концерт чәкчәк ашап караган, үзәктә йөргән, Иделне күргән, музейларда һәм экскурсияләрдә булган Казан кунакларын гаҗәпләндерәчәк;

- артистларның чыгышы барлык тамашачыларның да күңелен күтәрәчәк.

Барлык вакыйгалар